Бу программада катнашып, дәүләт ярдәме алу өчен өй төзүгә яки торак сатып алуга кирәкле сумманың 30 проценты кешенең үзендә булырга тиеш. Мәсәлән, ана (гаилә) капиталы, банкта сакланучы акчалар, инде башланган төзелеш, сатып алынган төзелеш материаллары. Шулай ук боларны раслаучы документларны да күрсәтергә кирәк. тулырак мәгълүматны торак төзелешен субсидияләү программаларын үтәү бүлегенә 21-7-18 телефоны белән шылтыратып алырга була.