Ярышларда барлыгы 270 каратэчы катнашты, аларның һәрберсе көндәшенә каршы 3-5 тапкыр чыкты. Беренче урыннарны Кристина Бухарова, Рәзил Гатауллин, Милана Варламова, Егор Васяйчев, Алмаз Шәйхетдинов, Адель Нәүбатов, Булат Борһанов, Карина Афанасьева алдылар.Икенче урында Камил Вафин, Илья Хузин, Данил Гыйматдинов, Валерия Силаева, Дарья Лычникова. Марат Гатауллин, Никита Карманаев һәм Әмирхан Хәсәнов өченче урыннарга лаек булдылар. Шулай итеп, безнең район командасы башкалар арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче урынны яулады. Яшь каратэчыларның тренеры Андрей Зиньков.