Сыйныф җитәкчеләре Венера Гарипова һәм китапханәче Ирина Крылова белән берлектә балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен рус һәм татар телләрендә сөйләгәннәр, җырлар башкарганнар, кайбер шигырьләрен сәхнәләштереп тә күрсәткәннәр. Балалар шагыйрь әсәрләре буенча рәсемнәр ясап, аларны альбомга туплаганнар һәм аны музейга бүләк итеп калдырганнар. Ә музей хезмәткәрләре укучыларга татарның бөек шагыйре турында сөйләгәннәр, музей буенча экскурсия үткәргәннәр.