Безне алда күңелле ял көтә

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Базарлы Матактагы парклар инде җанлана башлады: яшь парлар балалары белән саф һавада йөри, олылар шунда вакытларын сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрәләр. Ә 30 апрельдә район үзәгендәге парклар эшен ачучы тантана булачак. Ул иртәнге сәгать 10 да Үзәк парктагы “Тынычлык фәрештәсе” дип аталган стела янында башлана. Пракка җыелучыларны район җитәкчеләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар сәламләячәк. Ә парк алдында авыл хуҗалыгы товарлары, яшелчә, җиләк-җимеш белән сату итүче эшмәкәрләргә, фермерларга урын биреләчәк.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе призларына “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” уеннары сәгать 11 дә башлана. Аларны оештыручылар актив гаиләләрне күңелле ярышларда катнашырга чакыралар. “Каенкай” балалар бакчасына йөрүче сабыйларның “Күңелле старты” да шул ук вакытка билгеләнгән.

Көн уртасы сәгать 12 дә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап “Тукайны укыйбыз” дигән конкурс үткәрергә җыена. Шунда ук  рәсем ясау буенча дәресләр алырга, үзешчән рәссамнар конкурсында катнашырга мөмкин булачак.

Көндезге ял чаралары берничә сәгать тәнәфестән соң  18 сәгатьтә шул ук урында дәвам итәчәк. Үзәк паркта район музыка мәктәбе укучылары концертын карарга килегез. Сугыш һәм хезмәт ветераннарын биредә кайнар чәй һәм тәмле коймак куелган табыннар көтәчәк. Өлкән яшьтәгеләр шашка һәм шахмат, дартс кебек  уеннарда көч сынаша алачак.

19.30 сәгатьтә ачык һавада нәфис фильм карарга мөмкин булыр. Ә кичке тунызда биергә яратучыларны ретро-дискотекага чакыралар оештыручылар.

Район үзәгенең Яшьләр урамындагы Геройлар паркында тантаналар 10.30 сәгатьтә, Имәнлек урамындагы “Ана даны” паркында 11 сәгатьтә башлана. Бу паркларга килүчеләрне дә бай эчтәлекле, күңелле ял көтә. Шулай итеп, апрельнең соңгы көненедә Базарлы Матактагы паркларда бәйрәм чаралары гөрләп үтәчәк. Оештыручылар барыбызны да шул бәйрәмнәрдә актив катнашырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International