Әлки районында укытучы истәлегенә бәйге үтте

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Наил Мөбәракшин – бик күп көчле спортчылар тәрбияләгән педагог. Ул эшләгән елларда Чуаш Кичүе мәктәбе төрле спорт бәйгеләрендә һәрчак лидерлар исемлегендә булды. Бигрәк тә волейбол командасы көчле иде. Наил Кадыйрович үзе дә район җыелма командасы составында уйнап, республика бәйгеләрендә җиңүләр яулауга өлешен кертте.

Узган шимбәдә үткәрелгән район волейбол турнирында беренче урынны Нәби Дәүли исемендәге гимназия командасы яулады. Икенче урында – Борискино, өченчедә Базарлы Матак мәктәбе волейболчылары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International