Укучылар ике категориядт ярыштылар: 2003-2004 елларда туганнар арасында Борискино мәктәбе командасы (тренеры Виктор Захаров), җиңү яулады. Икенче урында Иске Матак мәктәбе укучылары (Михаил Леонтьев), өченче урында – Нәби Дәүли исемендәге гимназия йөгерешчеләре (Олег Астафьев).
Өлкәнрәк укучылар ярышларында (1999-2000 елларда туучылар) призлы урыннарны шул ук мәктәпләр командалары яулады, Әмма бу юлы беренче урынга Иске Матак спортчылары, икенче урынга – гимназия укучылары чыкты, өченче урында – Борискино командасы.
Малайлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Иске Матактан Сергей Ирдинкин һәм Николай Абасев, кызлар арасында Борискинодан Алина Самарина һәм Анастасия Родинова алды.
Эстафетада иң яхшы нәтиҗәне Базарлы Матак мәктәбе конмандасы күрсәтте. 29 апрельдә булачак тагын бер кросс шулай ук Җиңү бәйрәменә багышлана. Ул 13.00 сәгатьтә башлана.