Әлки районы өч яшь спортчысына “Спорт мастерлыгына кандидат” разряды бирелде

2016 елның 22 апреле, җомга

Соңгы елларда киокусинкай каратэ спорты районда зур популярлык алды. Тренер Андрей Зиньков дәресләрен алучы яшь спортчыларыбыз республика, Идел буе зонасында, хәтта Россия күләмендә зур җиңүләргә ирешкәннәр.

Спортчыларыбызның соңгы ярышларда ирешкән уңышларын искә алып Никита һәм Андрей Зиньков (Базарлы Матак), Яна Филиппова (Түбән Колчурино) “Спорт мастерлыгына кандидат” разрядлары бирелде.

Шулай ук министрлык приказы нигезендә 1 нче спорт разряды Николай Абасевка бирелде. Николай чаңгы спорты белән җитди шөгыльләнә. Зур турнирларда җиңүләр яулады. Аның тренеры Михаил Леонтьев. Яшь спортчыларыбызны дәрәҗәле исемнәре белән котлыйбыз. Алга таба да спортта зур җиңүләр телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International