Әлки районы Әхмәт авылында өмә үткәрделәр

2016 елның 23 апреле, шимбә

Гадәттә мәчетләр авылларның иң калку урынына салына, шуңа күрә аларның тирә-ягы яз башлануга кипшенеп тә өлгерә. Әхмәттә дә шулай булды. Мәчеткә йөрүчеләр ике көн рәттән өмә ясап, мәчетнең тирә-ягын тимер рәшәткә белән тотып алдылар, авыл үзәген җыештырдылар, юлларны тигезләделәр. Бер уңайдан ялгыз яшәүче авылдаш апаның бәрәңге бакчасын койма белән әйләндереп алу өчен материал хәзерләделәр. Тагын бер өмә оештырып, күпер башындагы чишмәне чистарту, аның тирә-ягын тоту, шулай ук  өстә аталган апаның бакчасын тотып алу турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International