Әлки районы укучылары халыкара олимпиадада җиңделәр

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Базарлы Матак урта мәктәбеннән Миләүшә Галләмова сигезенче сыйныф укучылары арасында беренче урын алды. Аны бәйгегә Вилә Хафизова әзерләде. Чуаш Кичүе урта мәктәбе укучысы Энҗе Хисмәтуллина (укытучысы Рамилә Исхакова) исә 9 нчылар арасында өченче нәтиҗә күрсәтте. Быел дүртенче тапкыр үткәрелгән әлеге олимпиадада Россиянең 39 субъектыннан һәм 12 чит илдән 12 мең мәктәп укучысы  һәм югары һәм урта уку йортлары студентлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International