Әлки районында янгынга каршы махсус режим кертелде

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бу чорда учаклар ягу, кипкән үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела. Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре урманнарда ут кабызырга һәм чүпләрне яндырырга ярамавын  аерым искәртәләр. Махсус режим вакытында билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә штрафлар быел ике мәртәбә арттырылган. Аерым кешеләр өчен алар 2 меңнән 4 меңгә, вазыйфаи затлар өчен – 15 меңнән 30 меңгә, юридик затлар өчен 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International