Анда дистәләгән мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының фотоларын тотып бәйрәм митингысына чыккан иде.
Әлеге акция быел 9 Май бәйрәмендә янә оештырылачак. Һәм “Үлемсез полк” акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Район хакимияте ил азатлыгы өчен сугышкан бабаларын шул рәвешле искә алырга теләге булганнарның 21-7-57 телефонына шылтыратып теркәлү узуларын сорый. “Үлемсез полк”та катнашучыларның 9 Май көнне 8 сәгать 30 минутта “Колос” кинотеатры каршына җыелулары зарур.