Әлки районы авылларында балалар мәйданчыклары төзелә

2016 елның 29 апреле, җомга

Иске Тахталыдагы төрле уен җайланмалары, таганнар куелган балалар мәйданчыгы инде әзер. Базарлы Матакның Юл урамында футбол кырын һәм уен почмагын берләштергән мәйданчыкны төзүгә керештеләр (моны Строитель и К” оешмасы үз өстенә алган). Ә татар Борнаенда балалар өчен мәйданчыкны төзүгә берничә көннән керешәчәкләр. Татарстан Президенты мондый объектларны мәктәпләрдә каникул башлангынчы өлгертергә кушкан. Безнең төзүчеләр дә Балаларны яклау көненә бу бүләкләр әзер булыр, дип ышандыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International