Районда авыл җирлекләре башкарма комитетлары эшен анализлау ниятеннән быелның дүрт ае буенча рейтинг нәтиҗәләре бәян ителде. Рейтингны билгеләгәндә җирлектә халыктан сөт җыюны оештыру, терлекләрне ясалма орлыкландыру, кече һәм гаилә фермалары булдыру, салымнар һәм коммуналь түләүләрне җыюның торышы кебек эшләр исәпкә алына. Әлеге исемлектә, Иске Чаллыдан соң, Алпар, Ташбилге, Иске Камка, Карга авыл җирлекләре алда бара. Ә менә Югары Колчурино, Апак, Чуаш Борнае авыл җирлекләре җитәкчеләренә эшне оештыруда активлыкны арттырырга кирәк әле.