Әлки районының Базарлы Матак авылындагы “Ана даны” паркында әдәбият бәйрәме үткәрделәр

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Паркның төрле почмакларында китаплар, 95 нче һөнәр училищесы укучылары ясаган рәсемнәр күргәзмәләре, хәтта нәни Габдулланы асрамага бирергә дип алып килгән Печән базары да бар иде. Әхмәт авылыннан китапханәче Лилия Хәйруллина, Югары Әлки китапханәчесе Венера Сиразева, Үргәгардан Гөлсинә Рәхимҗанова (яшь Тукай ролен аның улы Альмир Рәхимҗанов, нәни Габдулланы Фәнис Фәттахов башкардылар), Каргадан клуб мөдире Гөлсирә Хәсәншина базар рухын тудырырга тырыштылар. Ачык һавада музей почмагы булдырылган иде, андагы экспонатларны Карамалы китапханәчесе Асия Шәйхетдинова тәкъдим итеп торды. Ә аларның коллегалары – Иске Камкадан Гөлнур Вәлиева, Ташбилгедән Алсу Сафина һәм Розалия Абдуллина шагыйрь әкиятләрендәге Былтырны, Шүрәле, Су анасын халык арасына “чыгардылар”. Чуаш Кичүе урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Айгөл Хәйруллина Тукайның сөгәне Зәйтүнә ролен башкарды. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм темасын ачуга район мәдәният хезмәткәрләре зур өлеш керттеләр.

Паркка ял итәргә дип килгән халыкны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Адель Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова котладылар.

–Бу парк авылыбызның иң матур почмагы булачак әле. Аны буш тотмагыз, ял итәргә, аралашырга килегез,–диделәр алар.

Бәйрәм, озакка сузылмаса да, күңелле үтте. Район мәдәният хезмәткәрләре концерты, училище укучылары башкаруында биюләр паркка килүчеләргә әйбәт кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International