Әлки районында Җиңү парады репетицияләре үткәрелә

2016 елның 6 мае, җомга

Анда районның МЧС, ДОСААФ оешмалары, медицина, полиция хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнаша. Алар тантаналы марш белән Крайнов, Ленин  урамнарыннан Азат итүче солдат һәйкәленә кадәр баралар.

Репетицияләрдә парадта катнашасы  техника (хәрби комиссариат, ДОСААФ, ашыгыч медицина ярдәме автомашиналары) да тәкъдим ителә.

Быелгы Җиңү парады үткән еллардагыга караганда да зуррак, ямьлерәк булыр дип көтелә. Техника да күбрәк булачак.

Хәрби машиналарның ачык әрҗәсендә килүче  район мәдәният йорты “артистлары” сугыш еллары  күренешен күрсәтәчәкләр.

Базарлы Матак урта мәктәбенең “Оркестр” патриотик отрядына йөрүче укучылар инде берничә көннән бирле Азат итүче солдат һәйкәле янында Хәтер вахтасында торырга өйрәнәләр. Җиңү көнендә алар бер-берсен алыштырып яртышар сәгать һәйкәл янында сакта торачаклар. Быел “Оркестр” отряды өчен Бөек Ватан сугышы чоры  үрнәгендәге биш костюм сатып алганнар.

Узган ел беренче мәртәбә Җиңү парадында “Үлемсез полк” узган иде. Быелгы парадта “Үлемсез полк”ның сафлары тагын да ияшәячәк. Бөек Ватан сугышында илне яклап сугышкан бабаларының, туганнарының зурайтылган фотоларын тотып бәйрәмгә җыелган халык каршыннан узарга күп әлкилеләр теләк белдергән. “Үлемсез полк” сафларына теләге булган һәркем кушыла ала.

Җиңү парады 9 Майда сәгать 10 да башлана. Барлык әлкилеләрне бәйрәм тантаналарына чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International