Әлки районы вәкилләре 28 майда Чуашиянең Шыгырдан авылында Сабан туе үткәрә

2016 елның 13 мае, җомга

Татарстан районнары дистә елдан артык инде Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә милли бәйрәмебезне үткәрүдә катнаша. Узган елларда безнең район вәкилләре Ярославльдә, Пензада, Чуашиянең төрле шәһәр һәм авылларында Сабантуйлар оештыруда ярдәм итте. Быел без Чуашиянең Комсомол районындагы иң зур авылларның берсе булган Шыгырдан Сабантуенда катнашабыз. Әлеге чарага инде зур әзерлек бара. Күрше республика Сабан туена район җитәкчеләре, спортчылар, үзешчән артистлар, эшмәкәрләр барачак. Әлкилеләр анда спорт ярышлары һәм уеннар оештырырга ярдәм итә, концерт номерлары күрсәтә, мөселман товарлары, китаплар, сувенирлар белән сату итә  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International