Бәйге берничә өлештән торды. Башта балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тестлар тапшырдылар. Аннары беренче медицина ярдәме күрсәтүдә осталыкларын сынадылар. Конкурсның соңгы этабы район ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте инспекторы Риназ Җиһаншин катнашында узды. Ул балаларның велосипедта ни дәрәҗәдә оста йөрүләрен бәяләде. Велосипед үзе транспортның иң гади төре инде. Әмма “елан”, “капка” кебек биремнәрне бәйгедә катнашучыларның барысы да үтәп чыга алмады.
Ә менә Данил Варламов юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң әйбәт белүен күрсәтте. Икенче класс укучысы Руслан Бахновский хәвефсез йөрү буенча иң оста укучы булып чыкты. “Фигуралы йөрү” номинациясендә исә Костя Смирнов җиңүче булды. “Юл хәрәкәте яшь инспекторы” дип танылды.
Мәктәптә юлларда хәвесез йөрү кагыйдәләренә укытучы Надежда Емелюкова өйртә.