Яшь агачлар Сабантуй үткәрелә торган урында, ял паркы һәм мәчет янында тамырланып килә. “Мостовик” җәмгыяте директоры Рөстәм Вәлиев Лаеш районыннан күп итеп чәчәк үсентеләре кайтарткан, алар да авыл үзәген бизәп торачак. Үз йортлары тирәсенә миләш, юкә утыртучыларга карап, башкалар да киләсе елга алар үрнәгенә иярергә планлаштыра, быел соңарганнар инде.