Әлки районында иртә культуралар чәчү төгәлләнде

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Басуларда  эшләр бер-бер артлы өстәлә тора әле. Бүген механизаторлар чәчелгән мәйданнарны чүп үләннәрдән, корткычлардан саклау өчен гербицидлар кертү белән мәшгульләр. Шулай ук сабан культураларын яфрак аша тукландыру эшләре дәвам итә.

Күп кенә хуҗалыкларда силос өчен кукуруз чәчүгә керештеләр. Яшел масса өчен кукуруз мәйданнары 5580 гектар биләячәк. “Хузангай” җәмгыяте тары чәчү өчен  җирләр хәзерли. Ул әлеге ярма культурасын 300 гектарда үстерергә дип планлаштыра. 18 майдан “Кызыл Шәрык-Агро”ның кайбер отрядлары карабодай чәчә башлады. Әлеге кыйммәтле ярма районда 1300 гектарда үстереләчәк. Шулай ук  650 гектарда соя чәчәсебез кала.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның кайбер отрядлары планлаштырганнан тыш өстәмә чәчү өчен җирләр файдаланырга җыена. Әйтик, алар тагын 2 мең гектарда кукуруз өстәп чәчәргә керештеләр.

Бу атна ахырында “Кызыл Шәрык-Агро”да сенаж хәзерләүгә төшәләр. Сенаж салу өчен бик матур күтәрелгән арыш басулары сайланган. Ә киләсе атнадан исә печән хәзерләү эшләре дә башланачак.

Районның баш агрономы Фәргать Зәкиев язгы чәчүдән бушаган техниканы пар җирләрен эшкәртүгә юнәлтергә киңәш итә. Шулай ук көнбагыш, бөртек өчен кукуруз бик матур, бердәм тишелеп килә. Әле бу кырларда чүп үләннәргә каршы кулланылган гербицидтан элпә хасил булды, анда бернинди агрочара башкару ярамый. Әмма бик тиздән  көнбагыш, кукурузның рәт араларын эшкәртү кебек мөһим агрочара башланырга тора. Бу эшкә дә техниканы алдан әзерләү зарур, ди Фәргать Зәкиев. Рәт араларын эшкәртү үсентеләр артык күтәрелгәнче, үзвакытында башкарылырга тиеш.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International