Әлки районында 50 гектарда урманнар һәм 20 гектар туфрак саклау полосалары утыртылды

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Ә Кошки авыл җирлегендә 20 гектар мәйданда чокыр тирәләрендә туфракны саклау полосалары утыртылды (защитные лесополосы). Урманнарны торгызу һәм яңартуны, яшь үсентеләр утыртуны бу коллектив хезмәтчәннәре төп бурычларының берсе дип саный. Агач чәчкеннәре һәм үсентеләре район урман питомнигында җитештерелә. Быел анда 0,53 гектарда нарат, чыршы, корычагач, акация, гөлҗимеш, миләш, дүләнә (боярышник) орлыклары утыртканнар. Үсентеләр инде тишелеп чыккан. Питомникта утау һәм туфракны йомшарту эшләренә сезонлы хезмәткәрләр, шулай ук мәктәп балалары җәлеп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International