Әлеге конкурста директорларның уку йорты белән идарә итү осталыгы һәм алымнары бәяләнде. Берничә этапта уңышлы чыгыш ясап, безнекеләр конкурсның финалына чыктылар һәм Татарстанның 20 иң яхшы мәктәп директоры арасына керделәр. Йөздән артык конкурсант арасында мондый җиңүгә ирешү – зур казаныш. Финалга чыгучылар 100 мең сум күләмендә грант белән бүләкләнә.