Әлки районында кыр җыеннары үтте

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Аларны район хәрби комиссариаты мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре, спорт бүлеге белән берлектә оештырды. Беренче көнне егетләр полигонда ату, Калашников автоматын сүтеп җыю, каршылыклар полосасын узу ярышларында катнаштылар. Ә икенче көнне “Яшь имәннәр” лагере янында тактика, уставлар, беренче медицина ярдәме күрсәтү, күпләп юкка чыгару коралыннан саклану буенча күнегүләр үткәрелде. Егетләр автомат магазинына патрон тутырып, һава мылтыгыннан атып, осталыкларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International