Әлки районы яшь көрәшчеләре призлы урыннарда

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Иске Тахталадан Никита Хәйруллин һәм Максим Иванов өченче урын, Станислав Ферапонтов икенче урын алдылар. Үсмерләрне спорт мәктәбе тренеры Рәмис Вафин әзерләгән.

Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин һәм Татар Мулла авылыннан Алия Әсәдуллина икенче, ә Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин, Наида Мурадова, Инсаф Гатин беренче урынга лаек булдылар. Бу укучыларның тренеры Илдар Әхмәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International