Рәфәс Билалов үткән атнада Яр Чаллы шәһәрендә узган “Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгесендә 58 конкурсант арасында беренче урынны яулады. Аның җитәкчелегендәге мәктәп командасы әлеге бәйгедә “ОБЖ станциясе” конкурсы призеры булды. Команда әгъзалары Рәзил Галиуллин, Илназ Хәмитов, Динара Лотфуллина, Алсу Билалова тормыш хәвефсезлеге кагыйдәләрен “бишле”гә белүләрен күрсәттеләр. Алар дипломнар, цифрлы фотоаппаратлар белән бүләкләнделәр. Әйтергә кирәк, Түбән Әлки мәктәбе командасының “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесендә бу беренче генә җиңүләре түгел инде.