Әлки районы мәктәпләрендә бүген соңгы кыңгырау шылтырады

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Районның иң зур  уку йорты – Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныфын быел 20 егет һәм кыз тәмамлый. Ә 69 укучы тугызынчы сыйныфны бетерә.

Чыгарылыш сыйныфлары укучыларына фатиха сүзе белән мәктәп директоры Луиза Абдрахманова чыгыш ясады.

Киләчәккә планнары белән кызыксынып без чыгарылыш сыйныфлары укучыларына һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать иттек. Болар хакында якын арада безнең сайттан укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International