Рәфис Хатыйпов һәм Рәмзия … укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында тәфсилләп сөйләделәр. Балалар киемдәге яисә букчадагы яктырткыч (светоотражающий) элементларның караңгыда юл хәвефсезлеге өчен әһәмиятле булуы хакында бик кызыксынып тыңладылар. ЮХИДИ инспекторлары җәйге каникул вакытында юлларда аеруча сак булу, велосипедта йөргәндә тиешле кагыйдә һәм таләпләрне үтәү зарурлыгын да балаларга үтемле итеп аңлаттылар.