Әлки районының Чуаш Борнае авылында каты түшәмәле юл төзелә

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

“Алексеевскдорстрой” ААҖ район участогы эшчеләре  1450 метр озынлыктагы әлеге юлны озакка сузмыйча төзеп бетерергә ниятлиләр. Ә Урта Биктимер авылы аша узучы автотрассаның  юл полотносын реконструкцияләү эшләре инде төгәлләнде диярлек. Биредә хәзер су агу лотоклары урнаштыралар. Шушы арада асфальт-бетонның өске катламы да түшәләчәк. Район үзәгендәге Үзәк Усадьба урамының 1300 метрлы өлеше шулай ук асфальтлау өчен әзерләнгән. Түбән Әлки авылы янындагы трассада юлдагы чокыр-чакырларны тигезлиләр. Участок эшчеләре моточалгылар белән  юл кырыйларындагы үләннәрне дә чабалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International