Әлки районының шәрәфле гражданнары исемлегенә тагын ике якташыбыз өстәлде

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Марат Әшраф улы 1983-1988 елларда республиканың авыл хуҗалыгы министры булып эшләде, бүген лаеклы ялда. “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Илгиз улы районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Соңгы елларда ул туган авылы Иске Әнҗерәне төзекләндерү буенча бик күп эшләде, авылның мәктәбенә, клубына, ветераннарга ярдәм итеп тора. Әлеге мактаулы исем таныкнамәләрен ияләренә Сабан туенда район башлыгы Александр Никошин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International