Әлки районында Иске Тахтала иң төзек һәм чиста авыл табылды

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам иткән чисталык-экология икеайлыгы барышында торак пунктлар арасында бәйге игълан ителгән иде. Икеайлыкны оештыру һәм үткәрү буенча район комиссиясе авылларда башкарылган чистарту-төзекләндерү эшләрен караганнан соң Иске Тахталаны бәйгенең җиңүчесе дип таныды. Авыл акчалата приз белән бүләкләнде.  Район Сабан туенда бүләкне Иске Салман авыл җирлеге (Иске Тахтала шушы җирлеккә керә) башлыгы Илалетдин Җәләлетдинов кабул итеп алды.

                        *   *   *
Ә иң матур йортка игълан ителгән бәйгедә Яңа Үргәгардан Рәфис һәм Гүзәлия Камаловлар хуҗалыгы җиңүче булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International