Әлки районында ике кечкенә авылда яңа клублар төзелде

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Әлеге авылларның икесендә дә индивидуаль проект буенча 50 урынга исәпләнгән кирпеч биналар салынды. Яңа Әнҗерәдәге клуб тулысынча Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевнең спонсорлык ярдәме белән төзелде һәм җиһазлана. Инде клубларны газлаштыру, тирә-юньнәрен төзекләндерү-матурлау эшләре башкарыла. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, шушы арада Бибай Чаллысы клубы өчен бик күп җиһазлар – тамаша залына урындыклар, шкафлар, грим өстәлләре, көзгеләр, трибуна, элгечләр, шулай ук экран, проектор, ноутбук кайтарылган. Хәзер клуб каршындагы бакча тирәсен тотып алалар, чәчәкләр утырталар. Ике авылда да клублар  күп функцияле үзәк ролен үти –аларда китапханә  пунктлары да урын алачак. Ә Яңа Әнҗерәдә  ФАП та шунда урнашыр дип күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International