Әлки районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасын ремонтлый башладылар

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Ике катлы бу зур бинаның тышкы ягын “Строитель и К” җәмгыяте эшчеләре ремонтлый башлады. Башта алар бина тирәләрен һәрьяктан бетонлап чыктылар (отмостка). Ә хәзер болдырны капиталь төзекләндерәләр. Болдырның түбәсе өр-яңадан ябылды, баскычлар да яңартыла. Моннан тыш, инвалидлар өчен пандус та эшләнәчәк. Бу бинада, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән тыш, бердәм исәп-хисап үзәге, ра  йон үзәк китапханәсе, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятьләре бүлмәләре һ.б. урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International