Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар “Мин Россиядә яшим” уенында катнаштылар. Уен барышында балалар 9 станцияне уздылар. Тукталышларның һәркайсында илебез тарихы буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Белемнәрен тикшерү белән бергә, балалар Россия тарихы, аның күренекле шәхесләре турында күп мәгълүматлар да алдылар. Аларга сорауларга җавап бирергә һәм сынау-киртәләрне узарга остазлары – 10нчы сыйныф укучысы Никита Плаксин ярдәм итте.