Әлки районында авыл җирлекләре рейтингы төзелә

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Авыл җирлекләре башкарма комитетларының эшен анализлау һәм бәяләү йөзеннән үткәрелүче рейтинг авыл тормышының күп юнәлешләре буенча билгеләнә. Халыктан сөт җыю, терлекләрне ясалма орлыкландыру эшләренең торышы, гаилә фермалары оештыру, авылда чисталык-тәртип урнаштыру, халыкның төрле дәүләт программаларыннан нәтиҗәле файдалануы, коммуналь түләүләрнең, салымнарның вакытында җыелуы – болар һәммәсе исәпкә алына. Рейтингта алдыгылар арасында, югарыда аталганнардан тыш, Иске Камка, Борискино җирлекләре дә бар. Ә менә Базарлы Матак, Апак, Югары Колчурино авыл җирлекләрендә эшләрне җанландырасы бар әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International