Медиклар әйтүенчә, һәрбер хатын-кыз профилактика максатында өч елга бер мәртәбә бу катлаулы булмаган процедураны үтәргә тиеш.
–Узган ел үткәрелгән диспансерлаштыру нәтиҗәсендә һәр икенче хатын-кызда нормадан тайпылышлар ачыкланды,–ди Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире Рафилә Бабакулова.
Нигездә мастопатия, липома кебек авырулар ачыкланган. Мондый очракларда хатын-кызларга дәвалау билгеләнә, алар акушер-гинекологта исәпкә куела.Ә катлаулырак очракларда республика онкология диспансерында тулы тикшеренү узу мөмкинлеге бар.
Маммография – бушлай процедура, аны быел диспансерлаштыру вакыты җиткән 39 яшьтән 78 яшькәчә һәрбер хатын-кыз үтәргә тиеш. 2016 елда районда 1744 хатын-кыз диспансер тикшерүе үтә, аларның 1116сына маммография узу зарур. Табиблар һәрбер хатын-кызга әлеге тикшерүне үтәргә кушалар. Бу авыр чирләрне вакытында ачыклау һәм дәвалау өчен кирәк. Узган ел әнә нәкъ менә маммография күкрәк рагының бер очрагын ачыклаган.
Күчмә пункт районда 28 июньгә кадәр эшли.