Урман буйларында, аланлыкларда учак кабызу, теләсә нинди ачык ут белән эш итү катгый тыела. Алай гына да түгел, урманда сүндерелми ташланган тәмәке төпчеге я шырпыдан, транспорт чарасыннан чәчрәгән чаткыдан, пыяла ватыгыннан да ут чыгарга мөмкин. Шуңа урманда бу җәһәттән бик нык сак эш итәргә кирәк. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләргә карата зур штрафлар каралган.
Урманда ут-күзгә тап булсагыз, кичекмәстән 20-1-01, 01 номерлары белән янгын сүндерү частенә яисә 21-3-12 номеры белән район урманчылыгына, шулай ук авыл җирлеге советына хәбәр итәргә кирәк. Урман ул халык байлыгы. Аны бергәләп саклыйк, янгыннан юк ителүгә юл куймыйк.