Әлки районында төлкеләргә котыруга каршы вакциналар куялар

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Район ветеринария берләшмәсенә алты мең данә күләмендә вакцинаның икенче партиясе кайтты. Котыруга каршы дару ит, балык калдыклары кушып ясалган. Бу “конфетларны” нигездә төлке балалары ашасын дип куялар. Әлеге профилактика чарасы котыру чиренә каршы республика программасы кысаларында елга өч мәртәбә үткәрелә.

Ветеринария берләшмәсе  мәгълүматына караганда, былтыр районда  йорт хайваннарының авыру төкеләрдән котыру чире йоктыруының сигез очрагы теркәлгән. Быел малларның бу куркыныч чир белән зарарлану очраклары юк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International