Әлки районында яфрак азык хәзерләү заданиесен үтәгән оешмалар да бар

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Күп оешма-предприятиеләр озакка сузмый элеге эшкә кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов әйтүенчә, һәр елдагыча район үзәк хастаханәсе, ДОСААФ җәмгыяте, мәдәният бүлеге, Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия  хезмәткәрләре яфрак азык хәзерләүдә зур активлык күрсәтәләр. Бу коллективларның күбесе үзләренә җиткерелгән заданиене үтәгәннәр инде. Ә менә районның газ һәм электр белән тәэмин итү предприятиеләре, төзелеш оешмалары, банклар әлегә бер генә пар яфрак азык хәзерләмәгәннәр. Билгеле, һәр коллективның үз эше, үз бурычлары бар. Әмма азык хәзерләү кебек елга бер тапкыр була торган чарадан бер оешма да читтә калмасын иде.

Яфрак азык “Кызыл Шәрык-Агро” фермаларына, “Хузангай” җәмгыяте, гаилә фермалары терлекләренә озатыла. Яшь маллар өчен бу кышка алыштыргысыз азык, витамин чыганагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International