“Ураза гаете рухи чисталык, яхшы күңеллелек һәм шәфкатьлелек символы булган изге Рамазан ае тәмамлануны билгели. Бу бәйрәм тынычлыкка өнди, олыларга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Районыбызның күп мөселманнары Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгын исбатлау өчен озын һәм эссе җәйге көннәрдә ураза тотты, күбрәк игелекләр эшләп калырга ашыкты. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде. Күп гасырлар буена районыбызда мөселманнар һәм православныйлар бер-беренең динен хөрмәт итеп, тату гомер кичерәләр. Бу бердәмлек безгә заманның катлаулы шартларына каршы торырга, районыбызны үсешкә алып барырга ярдәм итә. Ураза бәйрәме әлеге рухи бердәмлекне тагын да ныгытсын иде. Чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим”,–диелә район башлыгы котлавында.