Быел Татарстан хөкүмәте кош-корт алып үстерүче гаиләләргә субсидияләр белән ярдәм итте. Шартлары да катлаулы түгел – гаилә сатып алган кош-корт бер айдан зуррак булмаска һәм баш саны 50 дән ким булмаска тиеш иде. Барлык тиешле документларны 1 июньгә кадәр әзерләп тапшырган гаиләләргә 50 дән 100 башка кадәр кош-кортка субсидия бирелде. Каз һәм күркә бәбкәләре өчен – 100 сум, үрдәк бәбкәсе өчен – 80 сум, бройлер чебие өчен 30 сум түләнде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 67 гаилә субсидия алган. Шулай итеп, 512 күркә, 2671 каз, 1111 үрдәк һәм 1400 тавык чебие хуҗаларына “акча” эшләгән. Субсидия алучыларның күпчелеге – Базарлы Матак, Түбән Әлки, Алпар авыл җирлекләрендә