Бу хакта район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән хәбәр итәләр. Июньдә 9 гаилә төзелгән, 3 пар аерылышкан, 20 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ә ярты елда 35 пар өйләнешкән, 13 гаилә таркалган, 139 кеше үлгән.
Чагыштыру өчен: узган ел июнь аенда 11 бәби туган, 6 туй булган, 3 пар аерылышкан, 39 әлкиле вафат булган. Елның беренче яртысында исә 68 бала дөньяга килгән, 33 гаилә төзелгән, 15 пар аерылышкан, 181 кеше үлгән.