Фәниснең гаилә фермасында бүген 200 баш ат асрала. Татар-башкорт атларын ул сатарга да, ит өчен дә үстерә. Фәнис Бакиров урманнан агач ташып пилорамда такта ярдыру, буралар әзерләү, үгезләр симертү белән дә шөгыльләнә. Аның атларга азык хәзерләү өчен җире, кирәкле техникасы да бар. Соңгы вакытта пилмән ясау цехы да ачып җибәргән.