Әлки районында малларны туберкулездан саклауга багышланган семинар-киңәшмә булды

2016 елның 8 июле, җомга

Мөгезле эре терлекләрдә туберкулез чирен ачыклау һәм бу  мәкерле авыруга каршы көрәшү мәсьәләләренә багышланган семинарда Әлки, Нурлат, Алексеевск, Спас районнары ветеринария белгечләре катнашты. Казаннан килгән ветеринария галимнәре хайваннарда туберкулезны диагностикалау ысуллары турында сөйләделәр, малларга вакцина ясау, анализ алу нечкәлекләрен аңлаттылар. Районнарның ветеринария белгечләре терлекләрдә туберкулезны булдырмау, әлеге авыруны йоктырган сыерларны дәвалау буенча гаять файдалы киңәш-мәгълүматлар алдылар. Соңрак кунаклар “Хузангай”дагы сугым цехы, ярмалар, көнбагыш мае, он җитештерү, икмәк пешерү цехлары белән таныштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International