Әлки районында яшь спортчылар өчен палаткалы лагерь эшли башлады

2016 елның 8 июле, җомга

Биредә яшь спортчылар өчен палаткалы лагерь да эшли башлады. Анда спортны үз итүче 21 малай һәм кыз каникул көннәрен файдалы һәм күңелле итеп үткәрә. Палаткалы лагерьның вожатыйлары – балалар һәм  үсмерләр спорт мәктәбе педагоглары.

Ә 27 июльдә  биредә сәләтле балалар өчен өченче смена башлана. Балалар иҗат йорты педагоглары җитәкчелегендә укучылар анда хореография, вокал, рәсем ясау белән шөгыльләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International