Әлки районында пенсионер укытучы Мария Скворцова Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын торгызу өчен “Яңарыш” фондына 2 мең сум акча күчерде

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Мария Ивановна Бөек Ватан сугышы чорының бөтен авырлыкларын күргән,

тылда хезмәт итеп, җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән ветеран. Ул озак еллар Базарлы Матак мәктәбендә балалар укытты. Гел актив җәмәгать эшчәнлеге алып барды, Базарлы Матак авылының тарихын язды. Мария Ивановна бүген дә дөнья хәлләре белән дә, район тормышы белән дә  кызыксынып яши, аның һәр мәсьәләгә үз карашы, үз фикере бар.

–Мин инде 94 нче яшем белән барам. Хәтерем әйбәт, үз-үземне йөртәм,–ди ул. –Мондый озын гомер белән бүләкләгән өчен Ходайга да, язмышыма да рәхмәтлемен. Тарихи һәйкәлләрне саклауны, торгызуны  бик хуплыйм,  кирәкле гамәлләр дип саныйм. Ихлас күңелемнән Болгар ислам академиясен төзүгә һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын торгызуга меңәр сум акча күчердем. Бу объектларны төзүгә үз өлешеңе кертү изге гамәл дип исәплим. Диннәрнең кайсы да кешене гел яхшылыкка өнди. Болгарда ислам академиясе төзү дә  бик вакытлы. Югары дини белем алу өчен мөселман яшьләре чит илләргә барып укыйлар иде. Инде үзебездә белем эстәрләр. Иң мөһиме, мөселманнар һәм православныйлар  гел шулай бер-берен хөрмәт итеп, тату яшәсеннәр.

Хезмәт ветераны Мария Ивановна Скворцованың бу гамәле бүтән райондашларыбыз өчен дә үрнәк булсын иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International