Матур, чиста-пөхтә яшәү үзеңә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә күңелле. Йорт-җиреңне, оешма-учреждение тирәсен тәртиптә тоту, бакчаңа чәчәкләр утыртып үстерү әллә ни авыр хезмәт тә түгел. Ә бу күңелгә күпме шатлык бирә, тормышны ямьләндерә. Әнә шуны күздә тотып, районда һәр җәйдә иң матур йорт һәм оешма-учреждение бинасына, иң төзек һәм чиста авылга бәйге үткәрелә. Хәзер бу бәйгегә ай саен нәтиҗә ясалачак. Озакламый июль аенда кайсы йорт һәм нинди хезмәт коллективының җиңүче булуын белербез. Әйдәгез, беребез дә бу бәйгедән читтә калмыйк, чәчәкләргә күмелеп яшик.