Редакция дуслары ярдәме белән чүкеп эшләнгән тимердән коймалар ясаттык. Аларны үзебезнең коллектив егетләре урнаштырды. Хәзер матур койма артында күзне иркәләп аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Шулай итеп, редакция кызлары үстергән чәчәк бакчасы үзебезгә дә, узган-барганнарга да күтәренке кәеф өләшә.