Әлки районы башлыгы Яңа Камка авылында арендага бирелгән буаны кичекмәстән чистарту һәм сентябрь башына су белән тутыру бурычын куйды

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Анда Яңа Камкадан Азат Гыйльметдиновның хаты һәм хатка рәсми затларның җаваплары бирелде. Район башлыгы Александр Никошин әлеге язма уңаеннан киңәшмә үткәрде. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәровка буаны арендага алучылардан кичекмәстән аны чистарту эшләрен  башлатуны таләп итәргә күрсәтмә бирелде. Ә сентябрь башларына  буаны су белән тутыру чаралары күрелсен, диде район башлыгы. Яңа Камкадагы әлеге буаның арендага законлы рәвештә  бирелүе расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International