Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа юл билгеләре куелды

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Болар нигездә автомобильләрнең тизлеген чикләү, машина белән туктап тору тыелу хакындагы билгеләр. Бериш ваемсызлар инде яңа юл билгеләренә  игътибар итмәүләре аркасында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан штрафка тартылырга да өлгерделәр.

Хәзер Крайнов урамында  район хакимиятеннән алып редакция бинасы тәмамланганчы автомобильләргә туктап тору (стоянка) тыела. Бу хакта кисәткән юл билгесе куелды. Ә инде урамның шуннан соңгы өлешендә автомобильләрне куеп тору урыннары күрсәтелгән билгеләр тора.

Яңа юл билгеләре район үзәгендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү өчен урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International