Әлки районының Карамалы авылында юл салынды

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Үзәк урамнарына вак таштан юл төзүне сорап карамалылар Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевкә мөрәҗәгать иткән булганнар. Июль аенда, кыска гына вакыт эчендә, “Алексеевскдорстрой” эшчеләре килеп, авылны бик шәп юллы итеп киттеләр. Карамалылар үзләре өчен бик тә мөһим юл төзеткән Фоат Вәлиевкә, җәмгыятьнең Әлки филиалы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллинга, эшчеләр Алексей Емельшинга, Владимир Кузьмин һәм Рим Сәгъдиевкә олы рәхмәтләрен юллыйлар. Билгеле, мондый зур эш район җитәкчелеге тырышлыгыннан башка эшләнмәде.  Карамалыларны  сөендергәннәре өчен авыл халкы җитәкчеләребезгә хезмәтләрендә уңышлар тели.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International