Әлеге сумманың бер өлешенә “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогы юлчылары район үзәге урамнарында 92 юл билгесе куйдылар. Планда – җәй ахырына кадәр Кояшлы-Крайнов урамнары киселешендә светофорлар урнаштыру. Алар дүртәү булачак. Проект-үлчәү эшләре башкарылган, инде җир казуга керешәчәкләр.